Ана йөрәге әчесен дә, төчесен дә күп татыган
Минем сезне районыбызның Тау Иле авылында яшәүче Анастасия Михаил кызы Гаврилова белән таныштырасым килә.
Аңа 21 ноябрьдә 90 яшь тулды. Олы юбилей белән котларга түгәрәк өстәл янына балалары, оныклары, туганнары җыелды. Өстәл артында ул безгә үзенең озын, авыр тормыш юлын сөйләде.
«90 яшемә кадәр яшәрмен дип уйламадым да. Хәзерге тормышлар, Ходайга шөкер, матур, җайлы. Без күргәнне, балалар күрмәсен иде. Менә без әчесен дә, төчесен дә күрдек. Әти сугышка киткәндә, мин 6 яшьлек булып калдым. Бер көнне Микулай дәдәй (1926 елгы) өйгә кайтып, кровать башына тотынып елый башлады. Әтигә иртәгә сугышка китәргә повестка алып кайткан икән ул. Без дә сәндерәдән төшеп, әтиебезне кочаклап елый башладык. Икенче көнне Мураш авылыннан төштеләр, гармуннар, кубызлар белән җырлый-елый озаттык әтиләрне. Без әтине бүтән күрмәдек. Әти артыннан Иван дәдәйне дә сугышка алдылар», — дип сөйләде ул.
Әниебезнең әнисе Алексеевка дигән авылда кияүдә булган. Өч ир туган, өч килен, кайнана, карт әби, балалар белән бер йортта яшәгәннәр. Үз кырлары, умарталыклары, маллары күп булган.
Шулай тормыш алып барганда, байларның байлыгын, җирләрен тартып алып, үзләрен илдән сөрергә дигән закон чыга. Барысын җыеп Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр, әнинең әнисе улы Максим белән генә исән кала. Җай чыгуга баласын күтәреп, туган җиренә кайта ул. Монда тагын, кулак балалары, кире җибәрергә кирәк, диләр. Михаил Казаморов, аның янына килеп, әгәр миңа кияүгә чыксаң, мин сине алып калам, дигән. Аның хатыны бишенче баласын тудырганда үлеп киткән, шулай итеп ул, бер баласын тотып, кияүгә чыккан.
«Мин бу гаиләдә беренче уртак бала булып туганмын. Бу 1934 нче ел була. Әти сугышка чыгып киткәндә әни тугыз бала кочаклап калды. Әни безнең тамакны туйдырырга, киендерергә каян көч һәм мөмкинлекләр тапкандыр? Сыерыбызны җигеп колхоз кырын тырмаларга, сукаларга да, бүтән эшләргә дә алына иде. Колхоздан әзрәк он бирәләр иде. Питюк дәдәй белән төрле үләннәр җыеп кайта идек. Үләнне чабып-турап ашарга пешерәбез. Яз җиткәч, кар бетәрбетмәс чагында, басудан җыйган черек бәрәңгедән суалчанны тартып чыгарып, бәрәңге пешереп ашый идек.
Кечкенә сеңлем 1 яшь тә 9 айлык чагында кулымда ачлыктан үлде. Микулай һәм Максим дәдәй армиягә китте. 1930 елгы ир-егетләрне ФЗУга җыйдылар, безнен Питюк дәдәй дә китте. Анюк түтәй бала карады, мин кешегә көрәк белән бакча казып йөрдем, кем акча, кем бәрәңге бирә иде.
Үсеп җиткәч, бер-бер артлы кияүгә чыктык. Без дә 1957 елны Микулай белән гаилә кордык, ике бала тугач, әтиегез белән икәү өй җиткердек. Колхоз эшеннән кайткач, урманда агач кисеп, бура бурадык. Яңа йортта тагын ике бала туды. Тормыш җайлана башлагач, әтиегез чирли башлады. Казан табиблары рак дип әйткәннәр, операция ясатмыйча өйгә кайтып, тугыз ай ятып үлеп китте. Мин 46 яшемнән парсыз гомер итәм, дүрт баланы ялгызым аякка бастырдым. 30 ел сыер савучы булып эшләдем, көненә өчәр тапкыр савымга төшә идек. Балалар үсте, өйләнеп башлы-күзле булдылар. Хәзерге көнне җиде оныгым, дүрт оныгымның инде үз баласы бар. Гел эшләп, моңаеп кына гомер үтмәде. 1988 елны «Яшь күңел» дигән керәшен ансамбле оештырып, төрле җирләрдә концерт куеп йөрдек, Казанга кадәр барып җиттек. Керәшен халкының бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәттек. Авылның Тручын бәйрәмен дә мин әйдәп бардым йөри алганда. Шулай еллар үтеп киткән икән», — ди 90 яшьлек әниебез-әбиебез.
Әйе, ул еллар үткәндә әни йөрәге күпме түзгән һәм түзә? 47 яшьлек улын- балакаен гүргә иңдерүнең әчелеген-авырлыгын да үзе генә белгәндер. Чит илдә инде менә 30 елдан артык яшәүче бер бөртек кызы: «Әни, кайтам», — дип хәбәр салгач, тәмле ризыклар пешереп көтеп ала алу бәхетнең зурысыдыр ана өчен. Йөрәк әрнеткән озату, соңгы тапкыр күрешү булмасын, дип, балаларым-оныкларым исән-сау булсыннар, илләр имин, күкләр аяз булсын, тиз арада сугышлар бетеп, һәр ананың баласы якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсын, дип теләк тели бүген Тау Иле авылының ак әбисе Анастасия-Начтук әби. Әниебез бүгенге тормышыннан бик канәгатъ. Җылы өендә, уллары-киленнәре, оныклары тәрбиясендә озын-озак бәхетле картлык кичерсен, дигән теләктә калам.
Эльвира Гаврилова, Тау Иле авылы китапханәчесе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев