Әмир һәм Ева: Түбән Камада 2024 елда иң популяр исемнәр аталды
Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама районының ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгыйтова сөйләде.
2024 елда Түбән Камада яшәүчеләрнең үз балаларын нинди исемнәр белән атаулары билгеле булды. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама районының ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгыйтова сөйләде.
Әйтик, малайлар өчен иң популяр исемнәр арасында Әмир, Тимур, Кәрим, Эмиль, Михаил, Матвей, Артем, Лев, Давид һәм Аяз бар. Кызлар арасында: Ева, София, Әминә, Айлин, Амелия, Есения, Валерия, Ясминә, Мирослава һәм Самира.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев