Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Алгы сызыктагы БПЛА операторлары Түбән Кама халкына рәхмәт белдерде

Май ахырында шәһәрдән БПЛА операторлары бүлекчәсенә дроннар җыю өчен кирәкле элементлар белән йөк җибәрелгән иде.

Алгы сызыктагы сугышчылар түбәнкамалыларга күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, май ахырында шәһәрдән БПЛА операторлары бүлекчәсенә дроннар җыю өчен кирәкле элементлар белән йөк җибәрелгән иде. Гуманитар конвой урынга барып җитте, һәм хәзер сугышчыларның алга таба эшләү һәм хәрби бурычларны үтәү өчен бөтен кирәкле әйберләре бар.

Гуманитар ярдәм җыю даими алып барыла, әйберләрне Химиклар урамы, 72б адресы буенча, шулай ук Студентлар урамы, 9 адресы буенча «Бердәм Россия» офисына алып килергә мөмкин.

«Түбән Кама халкын сәламлим, позывноем — «Патрик». Халыкның көче — бердәмлектә. Һәм бу авыр вакытта безгә сезнең ярдәмегез бик мөһим. Гуманитар ярдәм җыю вакытында килеп туган авырлыкларга карамастан, сез гел ярдәм күрсәтәсез. Безнең БПЛА операторлары бүлекчәсе күрсәтелгән гуманитар ярдәм өчен зур рәхмәт белдерә. Җиңү безнең кулда булачак!», — дип рәхмәт белдерде «Патрик».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев