Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсендә рыцарьлар турниры үтәчәк

Ярминкә программасы билгеле.

4, 5, 6 августта Алабугада XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча чара Алабуганың Шишкин буалары районындагы тыюлык территориясендә, Ленин мәйданында, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда була.

Ленин мәйданында быел өч йөзгә якын декоратив-кулланма сәнгать осталары була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Бәйрәмдә профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгыш ясый.

Ярминкә кысаларында традицион Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале, «Вдохновение» авторлык җыры фестивале, Музыка һәм шигърият театры солисты Е. Камбурова, М. И. Цветаева исемендәге ХI әдәби премия лауреаты Е. Фролова, урта гасыр сугышлары реконструкторлары чыгышлары, «Союз» вокаль-инструменталь ансамбле концерты була. Шулай ук «Бал шәһәрчеге», балалар аттракционнары эшләячәк, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев