«Ак чәчәкләр» премиясендә Рөстәм Миңнехановтан алдагы сайлауларда катнашуын сорадылар
Бүген ел саен үткәрелә торган «Ел табибы — Ак чәчәкләр 2025» премиясе булды.
Бүген ел саен үткәрелә торган «Ел табибы — Ак чәчәкләр 2025» премиясендә конкурс номинациясе лауреаты һәм РФ атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның алдагы сайлауларда катнашуына өмет белдерде.
«Мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлемен. Ул чыннан да медицинаны бик яхшы аңлый. Ул киләсе срокка сайланыр дип ышанам», — диде Фоат Әхмәтҗанов.
Җыелышта катнашучылар бу сүзләргә алкышлар белән җавап бирделәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев