Әйлән-бәйлән, чәй һәм 82 диплом: Түбән Камада «Кышкы күңел ачулар» узды
Бәйрәмдә чын гаилә мохите хөкем сөрде. Кунакларны бушлай кайнар чәй белән сыйладылар.
Түбән Камада «Күрше» кышкы фестиваленең «Кышкы күңел ачулар» бәйрәме узды.
10 гыйнвар — Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры каршындагы мәйдан көлү, музыка һәм күңел ачу белән тулып, Яңа ел тылсымы үзәгенә әверелде.
«Ананас» театрының «Раштуа йолдызы» исемле бер сәгатьлек урам спектакле барлык яшьтәгеләр өчен төп бүләк булды. Әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы тамашачыларны күңелле әйлән-бәйләмгә, уеннарга һәм бәйгеләргә җәлеп итте.
Түбәнкамалыларны бәйрәм белән шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина котлады. Ул барысына да яхшы ял теләде һәм «Күрше» фестиваленең халыкны җылы, күрше атмосферасында берләштерүе никадәр мөһим икәнлеген ассызыклады.
Бәйрәмдә чын гаилә мохите хөкем сөрде. Кунакларны бушлай кайнар чәй белән сыйладылар. Яңа елга ишегалларын һәм подъездларын бизәгән 12 нче һәм 13 нче микрорайоннарның иң актив кешеләрен һәм йортлар буенча өлкәннәрне бүләкләү тантанасы аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Барлыгы 82 диплом һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды: җырчы Лира Яңа ел хитларын башкарды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев