Айдар Метшин Түбән Кама волонтерларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады
Очрашу барышында катнашучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм 2026 елда эш перспективаларын билгеләделәр.
Яңа ел алдыннан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Кама волонтерлары белән очрашты.
Гагарин сайлау округы территориясендә яшәүче СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә алар беренче ел гына ярдәм күрсәтми. Очрашу барышында катнашучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм 2026 елда эш перспективаларын билгеләделәр.
«Без сез эшләгәннең барысын да хуплыйбыз һәм ярдәм итәчәкбез. Сез олы йөрәкле кешеләр, һәм сезнең эшегез бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы күпсанлы кешеләр өчен бик мөһим», — дип билгеләде депутат.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев