Җәй бирешми: Татарстанга +29 градуска кадәр эссе кайта
Ике ял көнендә дә кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Көньяк циклон Татарстанга җылы һава китерәчәк — ял көннәрендә республикага эссе һава кайтачак, дип фаразлый синоптиклар.
Шимбә, 23 августта, һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак, якшәмбе +24..+29 градуска кадәр, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында. Ике ял көнендә дә кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Дүшәмбе, 25 августта, төбәктә салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, һава торышы бозылачак: көчле җил белән яшенле яңгыр һәм +19..+24 градуска кадәр җылы фаразлана. Сишәмбе көнне явым-төшем туктаячак, температура фоны үзгәрмәячәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев