Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Агач астында калдырмагыз!

Узган җомгада Түбән Камада гына түгел, республикабызда көне буе диярлек көчле җил исте.

Секундына егерме метр тизлек белән искән җилнең кайбер шәһәрдәшләребезгә шактый зыяны да тиде. 

Зыян күрүчеләрнең берсе — машинасын агач төбендә калдырып киткән түбәнкамалы ханым. «Иномарка» хуҗасы кечкенә сабые белән сәүдә үзәгеннән чыгып килгәндә, аның күз алдында машинага коры агач ботагы килеп төшә. Автомобиль хуҗасына 100 мең сумнан артык зыян килә. 

Әлеге урынга участок полицийские килеп, бу очракны рәсмиләштерә. Агач үскән территория шәһәр хакимиятенә карый. Машина хуҗасына компенсация түләрләрмеюкмы, монысын суд хәл итәчәк. 

Көчле җил Актүбә урамында светофорны да зарарлаган. Аның яшел төстәге фонаре җимерелгән. 

Һава торышы да шактый суытып, нуль градустан алып, минус ун градуска кадәр төште. Бәхеткә, мондый салкын, җилле көннәр озакка сузылмыйча, атна башыннан җылыта башлады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев