«Адымнар» белем бирү оешмаларын берләштерүче бәйге: Түбән Камада татарча КВН узды
Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Алабуга командалары «Адымнар»ның иң талантлы КВНчысы исеме өчен көрәште.
«Әйдә, киттек Адымнарга!» дип аталган КВН уены икенче тапкыр үткәрелде. Быел анда 4 команда катнашты: Түбән Кама, Яр Чаллы, Актаныш һәм Алабуга.
Уенның үзенчәлеге шунда иде: барлык чыгышлар да татар телендә барды. Бу республикабызның мәдәни байлыгын ассызыклап, халык юморының үзенчәлекле атмосферасын тудырды.
«Татар телендәге КВН балаларга нәрсә белән булыша? Беренчедән, туган телдә сөйләшергә, төрле мәзәкләрне уйлап табып, аларны сәхнәдә күрсәтәргә өйрәтә. Тагын бер мөһим максат: әлбәттә, бу чара балаларга бер-берсе белән аралашырга, яңа дуслар һәм яңа идеяләр табарга булыша. Матур, кирәкле чара дип уйлыйм», — дип белдерде Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.
Көчле көндәшлек һәм югары әзерлек дәрәҗәсе жюри әгъзаларын сокландырды. Кызу бәхәсләрдән соң җиңүче итеп Актаныш командасы танылды. Икенче урында — «Адымнар-Түбән Кама» гимназиясе укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев