Адвокат мәктәптә ата-аналардан акча җыюда катнашу мәҗбүри булмавы турында сөйләде
Гамәлдәге законнар нигезендә, укучыларны барлык кирәкле нәрсәләр белән тулысынча дәүләт тәэмин итә, дип искәртте ул.
Мәктәптә акча җыюда катнашу ата-аналар өчен бурыч түгел, ә ирекле карар булырга тиеш. Моңа адвокат, «Каретников, Батдалгаджиев һәм партнерлар» адвокатлар коллегиясен гамәлгә куючы Олег Каретников игътибар итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Дәфтәрләргә, кәгазьгә, кулерларга, сак хезмәте, сәфәрләр, бүләкләр өчен акча җыю — болар барысы да күптән инде мәктәп тормышының гадәти өлешенә әйләнде. Ләкин игелекле инициатива белән законсыз таләп итү арасында чик кайда? Акча тапшыру — бурыч түгел, ә ирекле карар», — дип ассызыклады юрист.
Гамәлдәге законнар нигезендә, укучыларны барлык кирәкле нәрсәләр белән тулысынча дәүләт тәэмин итә, дип искәртте ул.
«Барлык төп чыгымнар — ремонт, сак хезмәте, дәреслекләр, техника, бинаны карап тоту — барысы да бюджет хисабына тәэмин ителә. Хәтта эш дәфтәрләре, методик материаллар һәм күрсәтмә әсбапларны да кирәк булган очракта мәктәп үзе бушлай бирергә тиеш», — дип аңлатты Каретников.
«Әгәр сезгә «барысы да тапшырды» яки «шулай тиеш» диләр, ә сез акча тапшырырга теләмисез икән — берәүнең дә сезне мәҗбүр итәргә хокукы юк. Ата-аналарның финанс мөмкинлекләре төрле, һәм бу нормаль хәл. Акча тапшырудан баш тарткан өчен бернинди дә нәтиҗәләр булырга тиеш түгел<...>«,- диде адвокат.
Белгеч сүзләренчә, ата-аналар чатында яки укытучылар ягыннан басым яки янаулар булган очракта, мәктәп директорына, мәгариф департаментына яки Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең җирле бүлегенә, ә җитди хокук бозулар булганда прокуратурага яки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Укытучыларга бүләкләр алу, сәфәрләргә бару, сыйныфларны бизәү һәм башкалар — болар барысы да мәҗбүри программадан тыш эшләнә торган эшләр. Димәк, мондый чыгымнарда катнашу — бары тик ирекле карар булырга тиеш», — дип ачыклык кертте юрист. Ул акча җыюда катнашуны рәсми иганә яки учреждение белән килешү буларак рәсмиләштерергә киңәш итте.
Әгәр акча җыюны ата-аналар комитеты оештыра икән, «чыгымнарны гади һәм аңлаешлы итеп исәпләү» алып барылсын өчен үтә күренмәлелекне таләп итәргә кирәк, дип өстәде эксперт.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев