90 меңгә якын прививка: түбәнкамалылар гриппка каршы вакцинациядә актив катнаша
Түбән Камада гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Прививка кампаниясе августта ук башланды.
22 октябрьдә медиклар 6 ноктада эшләде — шәһәр микрорайоннарында, Үзәк һәм Бызов базарларында, НКЦ һәм «Шатлык» сәүдә үзәгендә. Теләге булган һәркем гриппка каршы прививка ясата алды.
«Ел саен прививка ясатам, бу бик уңайлы. Поликлиникага безгә, өлкән яшьтәге кешеләргә, баруы ерак, ә алар монда киләләр — бик уңайлы», — дип уртаклашты Любовь Егорова.
Кашаповлар гаиләсе бүген берьюлы өч файдалы эш эшләде: азык-төлек тә алганнар, саф һавада булганнар һәм гриппка каршы прививка ясатырга да өлгергәннәр. Чиратлар юк, процедура тиз һәм бушлай үткәрелә.
«Менә базарга чыктык, йөреп килергә булдык, машина күрдек тә прививка ясатырга туктадык. Ел саен ясатабыз һәм һәркемгә киңәш итәбез», — дип сөйләделәр Гөлсәрия һәм Өлфәт Кашаповлар.
Поликлиникаларда прививка кабинетлары шулай ук ике сменада эшләвен дәвам итә. Прививка ясату кампаниясе башланганнан бирле 88 мең 700 кеше гриппка каршы вакцина ясаткан, аларның яртысына якыны — балалар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев