8 Март алдыннан Түбән Кама яшьләре беренче паспортларын алды
Документны 14 кыз алды.
Түбән Кама кызлары тантаналы шартларда беренче төп документларын алдылар. Чара ЗАГС һәм Россиянең «Беренчеләр хәрәкәте» тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Документларны 14 кыз алды.
Тантанада әти-әниләр дә катнашты. Кызларга бу документның мөһимлеге турында сөйләделәр, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чара «Без — Россия гражданнары» проекты кысаларында узды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев