8 июльдә Түбән Камада «Мәхәббәт һәм тугрылык көне» узачак
Ул «Гаилә» паркында үткәрелә.
Шимбә, 8 июльдә, шәһәребездә «Мәхәббәт һәм тугрылык көне» узачак. «Гаилә» паркында «Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» дип аталган бәйрәм чарасы оештырыла.
- 9.00- 15.00 — никахлашуларны теркәү тантанасы була.
- 15.00-16.00 — бәйрәм кунаклары алдында камера оркестры «Мәхәббәт көйләре» музыкаль программасы чыгышы көтелә.
- 15.00-18.00 — балалар белән берлектә төрле чаралар, «Дөнья мәхәббәттән башлана» әдәби мәйданчыгы, мототехника күргәзмәсе эшләячәк, кыр чәчәкләреннән такыя үрергә өйрәнергә мөмкин булачак.
- 16.00 — «Гаилә — Түбән Каманың горурлыгы» муниципаль бәйгесендә җиңүче парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев