Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 июльдә «Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узачак

Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

Якшәмбе, 7 нче июльдә, «Гаилә» шәһәр паркында Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан, «Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узачак.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

Паркта интерактив мәйданчыклар эшлиячәк, спорт уеннары, тәкыя үрү буенча осталык дәресләре узачак. Шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары һәм ачык һавада кино күрсәтү планлаштырылган.

15.00 сәгатьтә «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы — 2024» муниципаль конкурсында җиңүче парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру тантанасы узачак, күп балалы гаиләләрне һәм ирле-хатынлы тормыш юбилярларын хөрмәтләү тантанасы булачак. Моннан тыш, булачак әниләрнең «Йөрәк астындагы мәхәббәт» дефилесы планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев