Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 июль — Елга флоты хезмәткәрләре көне

Россиядә июльнең беренче якшәмбесендә Диңгез һәм елга транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Ярар, диңгез транспорты әле үсештә, ә менә елга транспортына килсәк, анысы нинди хәлдәдер?..

Ирексездән, совет чорында Кама елгасы буйлап бертуктаусыз йөреп торган «Метеор», «Комета» кебек су транспорты, катерлар, пароходлар, су трамвайлары искә төште. Кичке Кама өстендә матур утлар җемелди, җыр-музыка тавышы яңгырый. Җәй айларында рәхәтләнеп үзең теләгән шәһәргә су юлы белән сәяхәткә чыгарга була иде. Зур шәһәргә генәме соң, Кама буенда урнашкан кечкенә генә авылларның да үз пристаньнары булып, аларда бер каршылыксыз катерлар туктый алды. Туган ягым Мамадыш районының Берсут кебек зур, Вандовка кебек бәләкәй авылларына да су юлы буйлап кайту проблема булмады. 

Хәзер бакчалары Камадан ерак булмаган укучыларыбыз әйтүенчә, су буйлап, көнгә бер-ике пароход яки баржа гына үтә икән. Сүз дә юк, шәхси кулларда моторлы көймәләр күп. Тик алар белән елга буйлап һәр теләгән кеше сәяхәткә чыга алмый. Элекке еллар белән чагыштырганда елга порты бүген нинди хәлдә соң? Кайчандыр чәчәккә күмелеп утырган, җырмузыка тынып тормаган порт бүген кызганыч хәлдә. Су транспорты булмагач, елга порты ябылды. Бинасы тик тормасын дип, анда кунакханә дә ачып карадылар, тик нәтиҗәсе генә булмады ахры. 

Мин белгәннәрдән хәзер пассажирларны Яр ЧаллыТүбән Кама-Соколка арасында елга трамвае гына йөртә кебек. Ул причалда гына туктый. Анысында һәрчак кеше күп була. Ә болай, узышлый туктаучы пароходларны шатланып каршы алабыз, җырлапбиеп озатабыз. Елга буйлап оештырылган сәяхәтләргә чыгасыгыз килсә, алар күбесе Казаннан гына китә. Социализм белән хушлашканга шактый еллар узды шул инде. Хәзер бер генә оешма да үзенә зыянга эшләми. Елга транспорты белән дә шундый хәлдер. Кеше бит ялында диңгез буена ашыга. Ә кайбер туристик фирмалар оештырган Чулман, Идел елгалары буйлап сәяхәтләрне белүчеләр сирәк. Кызыксынып китеп, елга буйлап круизлар эзләгән идем, бәяләрен күргәч, дөрестән дә диңгез буенда ял итү отышлырак икән дигән фикергә килдем. 

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында бастырылган мәгълүматка ышансак, Түбән Камада башка елга порты барлыкка киләчәк икән. Кызыл Чишмә бистәсендә түгел, йөк елга портыннан ерак түгел, Зур Афанас авыл җирлегендә төзеләчәк икән. Татарстанның «ТЭМПО» холдингы Түбән Кама районында логистик елга терминалы төзергә планлаштыра, дип хәбәр итә интернет челтәре. 

Ярар, елга порты төзелерме, аның язмышы ничек булыр — анысын киләчәк күрсәтер. Хәзер бит инде күп кенә оешмалар әкренләп яңарыш кичерә, аякка басып килә. Бәлки елга транспортының да халык арасында дәрәҗәсе үсәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев