40 мең сумлык чәчәк: Түбән Камада 47 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кармагына эләккән
Зыян күрүчегә, чәчәк китерү сылтавы белән, «курьер хезмәте» шалтыраткан.
Заказ номерын сораган булып, смс хәбәр белән килгән кодны әйттергән. Имеш, бу «рәсмиләштерү» өчен кирәк.
Хатын-кыз мондый «бүләккә» шатланып, парольне әйтеп биргән. Тиешле мәгълүматлар алынганнан соң, түбәнкамалыга банк хезмәткәре шалтыраткан. Аңа мошенниклар кармагына эләгүен: аферистларның Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын «ватып», шәхси мәгълүматларын кулга төшерүен әйткән һәм янәсе кредитны «ябу» өчен ашыгыч рәвештә онлайн заем рәсмиләштерергә һәм күрсәтелгән счетка акча күчерергә күндергән.
Полиция, гадәттәгечә, мондый очракларда сак булырга, беркайчан да телефон аша килгән кодларны, банк карталарының тулы номерларын, әйтергә ярамавын кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев