Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Ялларда Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк: кар, буран һәм бозлавык көтелә

Алдагы ялларда Татарстан территориясендә кышкы тотрыксыз һава торышы сакланачак. Синоптиклар хәбәр итүенчә, кар явуы, көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә.

Шимбә көнне, 7 февральдә, болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез исә явым-төшем көчәя: республиканың көнбатыш төбәкләрендә урыны белән көчле кар явуы мөмкин.

Кайбер районнарда буран көтелә. Җил көньяктан секундына 6-11 метр тизлеккә кадәр җитәчәк, көндез урыны белән – 14 метрга кадәр. Төнлә һава температурасы –14…–19 градус тәшкил итәчәк, ә көнчыгыш якларда аязганда –23 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары –7…–12 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак, көндез көнбатыш төбәкләрдә кар көртләре хасил булырга мөмкин.

Якшәмбе көнне, 8 февральдә, һава торышы болытлы булачак. Кар явуы көтелә, кайбер районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына  6-11 метр тизлеккә кадәр җитәчәк, төнлә урыны белән –  14 метрга кадәр. Төнлә температура –8…–13 градус, көндез исә –5…–10 градус булачак. Юлларда бозлавык һәм урыны белән кар көртләре булыр дип фаразлана.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев