3 миллион сумнан артык: Түбән Кама хәрби комиссариатында Оборона министрлыгы белән контракт төзү
Ел башыннан Ватанны саклауга Түбән Камадан 820 дән артык кеше киткән.
Аттестат яки диплом, паспорт һәм хәрби билет — хәрби хезмәт узу турында контракт төзү өчен кирәкле барлык документлар менә шулар. Ел башыннан Түбән Камадан Ватанны саклауга 820 дән артык кеше киткән.
Аларның бер өлеше контракт төзү өчен башка төбәкләрдән килә, чөнки Татарстанда иң югары түләүләрнең берсе билгеләнгән — 3,1 млн сум.
«Узган атнада республика хөкүмәте тарафыннан контракт төзүче гражданнарны стимуллаштыру буенча үзгәрешләр кертелде. Әгәр узган атнага кадәр төбәк түләүләре — 2 100 000 сум һәм Оборона министрлыгыннан 400 мең сум булса, бүгенге көндә түләүләр 2 700 000 сум тәшкил итә, плюс Оборона министрлыгыннан тагын 400 мең сум», — дип сөйләде Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.
Документларның берәрсе югалган очракта, военкомат аларны торгызырга ярдәм итәчәк. Шулай ук булачак хәрби хезмәткәрләр чиратсыз медицина комиссиясе уза ала. Башка шәһәрләрдән килүчеләргә торак һәм туклану бирелә. Контракт төзелгәннән соң махсус операциядә катнашучыга һәм аның гаиләсенә федераль, төбәк һәм муниципаль ярдәм чаралары гарантияләнә. Мәсәлән, түләүсез мәктәп туклануы, балалар бакчасына йөрү, транспорт картасы буенча йөрү, сәламәтләндерү лагерена бару, шулай ук балаларга 20 мең сум күләмендә социаль түләү.
Хәзер иң кирәкле һөнәрләр булып С категорияле машина йөртүче һәм БПЛА белән идарә итү һәм ремонтлау белән бәйле белгечлекләр тора.
Тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләргә теләүчеләр хәрби комиссариатка 44-04-17 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев