Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

-27 градуска кадәр: Татарстанга янәдән көчле салкыннар кайтачак

17 февральдә Татарстанда уңай температура урнашса да, икенче көнне үк салкын һава торышы кире кайтачак. Бу хакта республика Гидрометүзәгенең фаразыннан күренә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, сишәмбе, 18 февраль, төнлә температура -15…-20 градуска кадәр төшәчәк, аяз көннәрдә салкыннар -23 градуска кадәр көчәячәк.

Сишәмбе көндез һава температурасы -8…-13 градус булачак. Моннан тыш, 4-9 м/с тизлектәге салкын төньяк җил көтелә.

Чәршәмбе, 19 февраль, төнлә көчле салкыннар сакланачак. Аяз көннәрдә республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән -27 градуска кадәр суытачак. Чәршәмбе көндез -6…-11 градус көтелә. Төньяк-көнчыгыш җил тәүлек дәвамында көньяк-көнчыгышка алышына, тизлеге — 5-10 м/с.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев