25 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый актлар порталында басылып чыкты.
2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый актлар порталында басылып чыкты.
Бу чорда сәнгать объектларыннан 500 метрдан да якынрак булган арада, шулай ук торак йортлардан һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларыннан 30 метрдан да якынрак арада өченче класслы куркыныч пиротехника чараларын куллану тыелачак.
Өченче класслы куркыныч пиротехника — зур ачык мәйданнарда куллану өчен билгеләнгән, көчле яктылык һәм тавыш эффектлары булган эшләнмәләр. Аларга Яңа ел бәйрәмнәрендә еш кулланыла торган фейерверклар, ракеталар һәм көчле петардалар керә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев