2026 елның кышкы каникуллары соңгы 12 елда иң озыны булачак
Ял көннәренең уңышлы ярашуы киләсе елда өстәмә ял көне бүләк итәчәк.
2026 елда Яңа ел бәйрәмнәре Татарстан халкы һәм барлык россиялеләр өчен рекордлы 12 көн дәвам итәчәк — 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр.
Мәктәп каникуллары өчен дә шундый ук график булачак. Эшкә һәм укуга бары тик дүшәмбе, 12 гыйнварда гына чыгарга туры киләчәк.
Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, соңгы 12 елда бәйрәм ялы 10-11 көннән артмаган, әмма ял көннәренең уңышлы ярашуы киләсе елда өстәмә ял көне бүләк итәчәк.
Бәйрәм алды атнасы да кыска булачак: дүшәмбе һәм сишәмбе генә тулы эш көннәре булачак, ә инде чәршәмбе, 31 декабрьдә, озын каникуллар старт ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев