2026 елга чыгарылыш дәүләт имтиханы расписаниесе расланды
Шулай ук ике категория чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә вакытыннан алда (март—апрель) һәм өстәмә (сентябрь) тапшыру чоры расланды.
9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен 2026 елга дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) расписаниесе расланды.
Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзорның уртак боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
9 нчы сыйныфлар өчен төп чор (ГВЭ-9) узачак:
- 2 июнь — математика;
- 9 июнь — рус теле;
- 5 һәм 16 июньдә — барлык башка фәннәрдән имтиханнар.
Яңадан тапшыру өчен резерв көннәр 29 июньгә һәм 2, 3, 6 июльгә планлаштырылган.
11 нче сыйныфлар өчен төп чор (ГВЭ-11) билгеләнгән:
- 4 июнь — рус теле;
- 8 июнь — математика.
Резерв көннәр 22 һәм 23 июньгә билгеләнгән.
Шулай ук ике категория чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә вакытыннан алда (март—апрель) һәм өстәмә (сентябрь) тапшыру чоры расланды.
Исегезгә төшерәбез, ГВЭ — аерым категория укучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе формасы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны һәм инвалид балаларны да кертеп.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев