Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

2026 елдан Россиядә пенсияләр ике этапта индексацияләнәчәк

Индексация 1 февральдән үткәреләчәк.

Киләсе елдан Россия пенсияләрне ике этапта индексацияләүгә күчә, 1 февральдән аларны — узган елгы инфляция дәрәҗәсе, ә 1 апрельдән хезмәт хакларының үсеш темплары буенча буенча арттырачаклар. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Петербург халыкара икътисади форумында ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде.

Министр сүзләренчә, соңгы берничә елда пенсияләр 1 гыйнвардан чынлыктагы инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнгән. Хәзер исә индексация 1 февральдән үткәреләчәк, чөнки бу датага узган ел нәтиҗәләре буенча чынлыктагы инфляциянең соңгы күрсәткече билгеләнә.

Икенче этапка килгәндә, 1 апрельдән пенсиянең иминият өлеше хезмәт хакларының үсеш темплары буенча индексацияләнәчәк.

«Ягъни хезмәт хакы ел дәвамында арта һәм эш бирүчеләрнең Социаль фондка нинди суммада иминият взнослары түләвенә йогынты ясый. Шуңа күрә бу индексацияне хәзер шулай (Социаль фонд керемнәренең үсеш дәрәҗәсе буенча) атыйлар», — дип аңлатты Антон Котяков.

Икеләтә индексация 2026 елгы бюджетны әзерләгәндә исәпкә алыначак, дип өстәде министр.

Элегрәк Котяков минималь хезмәт хакы күләменең киләсе елда 27 мең сумнан артып китәчәге хакында хәбәр иткән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев