Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү тәмамлануга өч көн калды

Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында уза.

Татарстанлылар 12 июньгә кадәр 2026 елда яңартылачак парклар, скверлар һәм ял итү зоналарын сайлый ала. Онлайн-тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында дәвам итә. Сайлауга барлыгы 32 иҗтимагый территория тәкъдим ителгән. Тавыш бирү тәмамлануга өч көн калып килә.

Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында уза. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар катнаша ала. Территорияләрне сайлаудан тыш, катнашучыларга төзекләндерелгән объектлар турында фикер калдырырга һәм шәһәр мохите турындагы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә.

Казан иҗтимагый киңлекләренең берсе өчен тавыш биргән һәркем конкурста катнаша ала. Бүләкләр уйнату 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүләкләр турында тулырак монда белергә була.

Тавыш бирүдә Чирмешән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Тәтеш, Әлки һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр аеруча зур активлык күрсәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев