2026 елда социаль пенсиянең уртача күләме 16,6 мең сумга кадәр артачак
Иминият пенсияләре буенча да үсеш көтелә.
Социаль пенсияләрнең уртача күләме 2026 елда индексациядән соң 1 апрельдән 16 590 сумга җитәчәк. Бу хакта ТАСС 2026-2028 елларга Россия Социаль фонды бюджеты проектына аңлатма язуында булган мәгълүматларны китереп хәбәр итә.
Документ нигезендә, 2025 елда бу күрсәткеч 15 533 сум тәшкил иткән, ә 2026 елда ул 1 056 сумга арта.
Иминият пенсияләре буенча да үсеш көтелә: аларның уртача күләме 2025 елда 23 880 сумнан 2026 елда 25 695 сумга кадәр артачак.
Элегрәк Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында социаль пенсияләрнең инфляция дәрәҗәсендә 6,8 процентка индексацияләнәчәген ачыкладылар. Иминият пенсияләрен индексацияләү 2026 елның 1 гыйнварыннан планлаштырылган, үсеш 7,6 процент тәшкил итәчәк, бу фаразланган инфляциядән югарырак.
Нәтиҗәдә 2026 елда картлык буенча иминият пенсияләренең уртача күләме 27,1 мең сумга җитәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев