2026 елда 1,5 яшькә кадәрге балага пособиенең максималь күләме 83 мең сум тәшкил итәчәк
Хәзерге вакытта пособиенең минималь күләме 10 103,83 сум тәшкил итә.
1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиенең минималь күләме 2026 елда 10 837,2 сум тәшкил итәчәк, ә максималь — 83 мең сум. Бу хакта "Татар-информ«га Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта пособиенең минималь күләме 10 103,83 сум тәшкил итә. Өстәвенә, бу сумманы 01.02.2025 елдан 9,5 процентка арттырдылар. 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособиенең минималь күләме 2026 елда 10 837,2 сумга кадәр күтәрелә дип көтелә. Бер бала карау буенча пособиенең максималь күләме шулай ук 2025 елда 68 995,48 сумга кадәр арткан. 2026 елда 20,3 процентка арта һәм бер балага 83021,18 сум була», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле очракта мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында түләнә торган бала карау буенча айлык пособиенең күләме гражданның алдагы ике елда рәсми рәвештә алына торган кеременә (иминият кертеме салынырга тиешле) бәйле булуын ассызыклады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
                                                
                        
                    
            
Нет комментариев