Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда Түбән Камада яңа IT-парк ачарга ниятлиләр

Хәзерге вакытта Татарстанда инде шундый 11 объект эшли.

Киләсе елда Түбән Камада яңа IT-парк ачарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта Татарстанда инде шундый 11 объект эшли, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинга сылтама белән. 

«Бездә зур булмаган муниципаль мәйданчыклар бар, районда алар 11 данә. Түбән Камада шундый мәйданчык булдыру мәсьәләсен карыйбыз. Әгәр барысы да уңай хәл ителсә, киләсе елда инде ул ачылырга да мөмкин», — дип искәртте министр.

Шул ук вакытта, Татарстанда төзелә торган IT-мәйданчыкларның берсе — ул Яшел Үзәндә элеккеге АТС бинасында сафка бастырыла — агымдагы елда эшли башларга мөмкин. Район мондый объектка мохтаҗ.

Хәйруллин шулай ук яңа IT-паркның Казанда барлыкка килү ихтималын да әйтте. Хәзерге вакытта төзелеш өчен мәйданчык һәм финанс чыганаклары эзлиләр.

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры аңлатканча, өченче паркны ачу ихтыяҗы ТР башкаласында гамәлдәге объектларга йөкләнеш зур булу белән бәйле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев