2025 елда Түбән Камада беренче булып кыз бала туган
Бала икенче гыйнварда 3 сәгать 10 минутта дөньяга килә.
Түбән Кама перинаталь үзәгендә 2025 елда беренче булып кыз бала туган. Бу хакта перинаталь үзәкле балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бала икенче гыйнварда 3 сәгать 10 минутта дөньяга килә. Сабыйның авырлыгы — 3 220 г, буе — 49 см.
«Бу Нуруллиннар гаиләсендә беренче бала. Яшь әти-әниләрне котлыйбыз, сабыйга ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!», — дип билгеләп үтелә Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе хәбәрендә.
Фото: перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе телеграм-каналы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев