2025 елда Татарстанда ана капиталы: 18,3 мең гаилә сертификат алды, куллану юллары һәм суммалар.
Ана капиталы программасы «Гаилә» илкүләм проекты чикләрендә 2030 елга кадәр дәвам итә.
2025 елда Татарстан Республикасында 18,3 мең гаилә ана капиталы сертификаты алган.
РСФ төбәк бүлеге мәгълүматларына күрә, торак шартларын яхшырту максатында 5 меңгә якын сертификат кредит акчаларын җәлеп итмичә торак сатып алу өчен, ә 24 мең сертификат банк кредитларын (займнарын) түләү өчен кулланылган. Шулай ук 14 мең сертификат балаларның белем алу чыгымнарына, ә 1,2 мең гаилә 10 мең сумга кадәр калган ана капиталын алу өчен юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта беренче балага ана капиталы күләме 690 266,95 сум, икенче балага өстәмә түләү — 221 895,14 сум тәшкил итә. Әгәр икенче яки соңгы бала туганчы ана капиталына хокук булмаган яки рәсмиләштерелмәгән булса, гаилә 912 162,09 сум ала ала.
Истә тотарга кирәк: ана капиталы программасы «Гаилә» илкүләм проекты чикләрендә 2030 елга кадәр дәвам итә. Аның төп максаты — гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм аларның матди хәлен яхшырту.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев