2025 елда Татарстанда 18 меңнән артык гаилә ана капиталына сертификат алды
2025 елда беренче балага ана капиталы күләме 690 266,95 сум тәшкил итә.
2025 ел башыннан Татарстанда ана капиталына сертификатларны 18,3 мең гаилә алды. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәгълүматлары буенча, акчаларның күп өлеше торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. 5 меңгә якын гаилә ана капиталын кредитлар җәлеп итмичә торак сатып алу өчен файдаланган, тагын 24 мең сертификат банк кредитларын һәм займнарын каплауга юнәлдерелгән.
Балаларның белем алуына 14 мең гаилә акча тоткан. Моннан тыш, 1,2 мең гаилә 10 мең сумга кадәр калган акчаны алган.
2025 елда беренче балага ана капиталы күләме 690 266,95 сум тәшкил итә. Икенче бала туганда 221 895,14 сум өстәмә түләү каралган. Әгәр ана капиталына хокук элек рәсмиләштерелмәгән булса, гаилә 912 162,09 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.
Ана капиталы программасы 2030 елга кадәр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында эшли, ул Россия гаиләләренә ярдәм итүгә һәм аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев