Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

2025 елда беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк

Эшкә пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда чыгарга туры киләчәк.

2025 елда беренче эш атнасы нибары ике көн дәвам итәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бәйрәмнәр алдыннан шул хакта искәрттеләр, дип яза «Татар-информ».

Бу юлы яллар 11 көн дәвам итәчәк — шимбә, 28 декабрьдә эшләгәннән соң россиялеләр 8 гыйнварга кадәр ял итә.

«Эшкә пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда чыгарга туры киләчәк. 2025 елда Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш атнасы нибары ике көн дәвам итәчәк», — диелә ведомствоның телеграм-каналында.

Министрлыкта искәртүләренчә, эш булмаган бәйрәм көннәре хезмәткәрнең чираттагы ялына туры килсә, бу көннәр күчерелергә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев