Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елгы Президент сайлавында бюллетеньнәрне саклау өчен махсус маркалар кулланылачак

Россия Президентын сайлау өч көн (15-17 март) дәвам итәчәк

Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә алда торган Президент сайлавында бюллетеньнәр салынган сейф-пакетларны махсус маркалар белән саклаячаклар. Республика Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында шул хакта искәртте, дип яза «Татар-информ».

«Мондый карар РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кабул ителде, ул Россия Федерациясенең барлык субъектларында да кулланылачак», — диелә хәбәрдә.

Махсус маркаларның берничә саклау дәрәҗәсе бар. Алар марка өслегендәге люминесценция элементларын, уникаль тәртип номерын һәм яңадан ябыштыру мөмкинлеген булдырмый торган махсус киртне үз эченә ала. Маркаларны «Гознак» әзерләячәк.

Искәртеп узабыз, Россия Президентын сайлау өч көн (15-17 март) дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев