2024 елда Түбән Кама халкы мошенникларга 360 миллион сумга якын акча күчергән
Мошенниклыкның иң киң таралган төре — инвестицияләр кертү.
Түбән Камада 44, 45, 47 һәм 49 нчы микрорайоннарда яшәүчеләр өчен 37 нче лицейда халык белән чираттагы очрашу узды.
Җинаятьчелек белән бәйле вәзгыять турында полиция полковнигы Руслан Бәдретдинов сөйләде. Ул халыкны уяу булырга өндәде. Узган ел эчендә ышанучан түбәнкамалылар мошенникларга якынча 360 миллион сум акча күчергән.
«Бүген мошенниклар үзләрен төрлечә тоталар, «туганнарның бәлагә эләгүе», «сим-карталарны алыштыру», «дәүләт хезмәтләрен вату» кыяфәте астында кешеләрне алдыйлар. Мошенниклыкның иң киң таралган төре — инвестицияләр кертү. Әгәр ниндидер шик бар икән, сез һәрвакыт хокук саклау органнарының рәсми каналлары аша мөрәҗәгать итә аласыз — бу яки «112» яки «02» телефоннары, анда без һәрвакыт теге яки бу ярдәмне күрсәтә алачакбыз», — дип мөрәҗәгать итте гражданнарга Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгы Руслан Бәдретдинов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев