2024 елда Түбән Кама лагерьларында 12 меңнән артык бала ял иткән
Сүз мәктәп яны, палаткалы, стационар, хезмәт һәм ял лагерьлары турында бара.
2024 елда Түбән Кама лагерьларында 12 меңнән артык бала ял иткән. Сүз мәктәп яны, палаткалы, стационар, хезмәт һәм ял лагерьлары турында бара. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов дүшәмбе көнне үткән традицион планеркада хәбәр итте.
2023 елда лагерьларда ял итүчеләр саны бераз күбрәк — 12 830 бала булган. Җәй көне шәһәр территориясендә 29 мәктәп яны лагере эшләгән.
«5-10 сыйныф укучылары өчен 18 хезмәт һәм ял лагере оештырылды, анда 700дән артык бала катнашты. Кама Аланында «Аҗаган» хәрби-патриотик лагере оештырылды, анда 400ләп бала ял итте», — дип билгеләп үтте спикер.
Шулай ук лагерьларда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләреннән 232 бала ял итте, дип ассызыклады Шәяхмәтов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев