Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елда Россиядә көнкүреш техникасы һәм электроника кыйммәтләнергә мөмкин

Җитештерүчеләр әйтүенчә, 2024 елдан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының яңа экологик таләпләре үз көченә керә.

Россиядә көнкүреш техникасы һәм электрониканың бәясе күтәрелергә мөмкин. Җитештерүчеләр әйтүенчә, 2024 елдан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының яңа экологик таләпләре үз көченә керә — экологик җыем ставкасы арта, бу исә товарларның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«РАТЭК» (Россия электр-, көнкүреш һәм компьютер техникасы җитештерүчеләр һәм сәүдә компанияләре ассоциациясе) мәгълүматлары буенча, экологик җыем ставкасы 2,3 тапкыр (1 тоннасы өчен 26,5 мең сумнан 59,4 сумга кадәр) артыр дип көтелә. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы шулай ук әлеге товарларны утильләштерү нормативы күләмен 15 проценттан 25 процентка кадәр күтәрергә ниятли.

"РАТЭК"та билгеләп үтүләренчә, бәяләрнең артуы барыннан да элек зур көнкүреш техникасына кагылачак. Әйтик, бәясе 17 мең сум һәм авырлыгы 60,5 килограмм тәшкил иткән Candy Smart CS34 кер юу машинасыннан экология җыемы ставкасы 1,4 процент (242 сум) тәшкил итә. Әгәр ставка күтәрелсә, ул 5,3 процентка (908 сум) җитәчәк.

Шулай ук, әгәр Хөкүмәт экологик ставканы күтәрсә, компанияләргә салым йөкләнеше дә 3,7 тапкыр арта.

Үз чиратында, бизнес товарлар һәм төрү материалларының барлык төркемнәре буенча да экологик җыемның иске ставкаларын калдыруны сорый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев