Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2023 елда Татарстанда реаль хезмәт хакы 13,2 процентка артты

Халыкның реаль кереме 9,6 процентка арткан.

2023 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Татарстанда яшәүчеләрнең реаль хезмәт хакы 13,2 процентка артты. Бу хакта Татарстанстат республиканың социаль-икътисади хәле турында әзерлгән доклад мәгълүматларыннан күренә. Шул ук вакытта төбәктә яшәүчеләрнең номиналь кереме 18,8 процентка, ягъни 61840,7 сумга кадәр арткан, дип яза «Татар-информ».

Шулай ук аналитиклар 1 айда халыкның акчалата кереме ничек үзгәрүен санаган. 2023 ел нәтиҗәләре буенча, ул бер җан башына 51704 сум тәшкил иткән, бер ел элеккеге караганда, 15,1 процентка күбрәк. Халыкның реаль кереме 9,6 процентка арткан.

Искәртик, 2023 елның 11 аенда реаль хезмәт хакы үсеше 13,3 проценттан бераз артык булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев