18 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» узачак
Көн дәвамында барлык музей объектлары эшләячәк, шулай ук Татарстанның халык-сәнгать эшләнмәләрен күргәзмә-сату оештырылачак.
«Изге Болгар җыены» KazanForum 2025 икътисади форумының мәдәни программасын төгәлли
Быелның 18 маенда Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узачак. Бәйрәм XVI «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтә һәм аны тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка субъектларыннан килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм мөселман дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVI «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар чараның кунаклары булыр дип көтелә.
«Изге Болгар җыены» ның бәйрәм чаралары программасы:
- 8.00-20.00 — бөек Болгар шагыйре Кол Гали һәм аның атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган күргәзмә эше (Коръән музее),
- 8.00-20.00 — Александр Пушкинның «Подражания Корану» әсәре язылуга 200 ел тулуга багышланган «С небесной книги список дан...» күргәзмәсе эше (Коръән музее),
- 8.00-20.00 — «Балчыкка җан кергәндә» күргәзмәсе эше (Болгар цивилизациясе музее),
- 8.00-20.00 — «Болгар легендалары» беренче арт-симпозиумында катнашучыларның сәнгать әсәрләре күргәзмәсе эше (Болгар цивилизациясе музее),
- 8.00-20.00 — «Акча тарихы» күргәзмәсе эше (Болгар цивилизациясе музее),
- 8.00-20.00 — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «45нче елның ерак язында» күргәзмәсе эше (Болгар цивилизациясе музее),
- 9.00-11.00 — бәйрәм концерты (Истәлек билгесе янында), 9.00-12.00 — урта гасырда кулланылган язу карасын җитештерү технологиясен, гарәп каллиграфиясен өйрәнүне дә кертеп, барлык яшь категорияләре өчен «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы (Болгар цивилизациясе музее, беренче кат),
- 9.00-14.00 — милли көрәш (мәйдан),
- 10.15-10.45 — «Кече манара һәм Хан төрбәсе» архитектура комплексы территориясендә тәүбә догасы,
- 10.45-11.00 — пролог (Истәлек билгесе янындагы төп сәхнә),
- 11.00-11.45 — 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачу тантанасы (Истәлек билгесе янында),
- 12.00-12.20 — Җәмигъ мәчете янында өйлә намазы,
- 12.30-13.00 — хаҗга юлламалар уйнату (Истәлекле билге янында),
- 12.30-14.30 — бәйрәм концертының дәвамы (төп сәхнә).
Көн дәвамында барлык музей объектлары эшләячәк, шулай ук Татарстанның халык-сәнгать эшләнмәләрен күргәзмә-сату оештырылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев