Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

15 июньдә Түбән Кама Сабантуенда Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Роберт Ямгуров чыгыш ясаячак

Бәйрәм алдыннан, гореф-гадәт буенча, бүләкләр җыю йоласы уздырылачак.


15 июньдә Түбән Кама Сабантуенда Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Роберт Ямгуров чыгыш ясаячак. Быел шәһәр халкын тагын нинди сюрпризлар көтә? Моның турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов сөйләде.

Бәйрәм алдыннан, гореф-гадәт буенча, бүләкләр җыю йоласы уздырылачак. 13 июньдә 18:00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге паркта кызыклы интерактив программа оештырыла. Җыелган барлык бүләкләр Сабантуйда катнашучыларга таратылачак. 

Җыелу мәйданчыклары: 

  • Химиклар ур, 72б 
  • Шинчылар ур, 44 
  • Студентлар ур, 32б 
  • Мәктәп бульвары, 7/2 

«Ильинка» мәдәни-спорт комплексы бәйрәм көнендә берничә мәйданчыкны үз эченә алачак. 

Авыл җирлекләре кунакларга «Минем авылым» интерактив мәйданчыгын тәкъдим итә: мавыктыргыч концерт программасы, төрле осталык дәресләре һәм ярышлар.

Шәһәрдәшләрне быел Сабантуйда яңалык — «Шәхесләр аллеясы» көтә. Анда авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләренең, социаль блок учреждениеләренең күренекле вәкилләренең исемнәре һәм фотолары тәкъдим ителәчәк. 

11 милли-мәдәни җәмгыятьнең тематик мәйданчыклары бу аллеяның дәвамы булып торачак. Анда шәһәр халкын төрле халыкларның гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырачаклар. 

Балалар мәйданчыгында да кызыклы һәм бай программа булачак: милли-спорт уеннары һәм ярышлар, балалар коллективлары чыгышлары, осталык дәресләре. 

Бәйрәмдә быел беренче тапкыр халык остаханәсе эшләячәк. Монда — татар мәдәнияте элементлары булган осталык дәресләре территориясе. Зур чатырда төрле техникада һәм төрле яшьтәгеләр өчен осталык дәресләре урнашачак. 

«Шәһәр халкында милли базар мәйданчыгы да зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз. Шәһәрдәшләрне үз эшләнмәләре белән республикабызның халык осталары сөендерәчәк. Алар үзләренең декоратив-кул эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр: агачтан уеп ясалган әйберләр, чүлмәкче һөнәрләре, киез һәм күннән эшләнгән әйберләр, бизәнү әйберләре, керамик савыт-саба, яссы тегү, автор курчаклары һәм башка күп нәрсәләр», — дип сөйләде НМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. 

Бәйрәмнең иң көтеп алынган өлеше — театральләштерелгән пролог. Төп тема — җиргә сакчыл караш, хезмәт, татар халкының йолаларына һәм горефгадәтләренә хөрмәт белән бәйле халык традицияләре. Тамашачылар традицион татар туена да шаһит булачак. Прологта быел 600 кеше катнаша! Әлбәттә, спорт ярышлары, көрәш һәм ат чабышы да көтелә. 

Быелгы Сабантуйның тагын бер яңалыгы — гомуми лотерея. Һәр килүчегә саннар җыелмасы белән билет тапшырылачак. Бәйрәмнең тәмамлануын кө-тәргә кирәк булачак, чөнки уйнату Батырны бүләкләү алдыннан үткәреләчәк. Лотерея җиңүчесен кыйммәтле бүләк көтә. 

Халык уңайлылыгы һәм кирәкле урыннарны тиз эзләп табу өчен мәйданның җентекле картасы һәм бәйрәм программасы белән тулыландырылган стендлар кую да каралган.

Куркынычсызлыкны тәэмин итүгә дә зур игътибар биреләчәк: контроль-үтү пунктлары оештырылачак, металл эзләү рамкалары урнаштырылачак. 

Шәһәр халкы һәм кунаклары мәйданга биш тукталыштан барып җитә алачак:

  • «Бызов» базары (7 дән 12:00 гә кадәр); 
  • Халык иҗаты йорты машиналар кую урыны (7 дән 12:00 гә кадәр); 
  • «Пассаж» сәүдә үзәге Яшьлек урамы буенча (7 дән 12: 00 гә кадәр); 
  • Тынычлык проспектындагы «Рамус Молл» сәүдә үзәге (7 дән 13: 00 гә кадәр); 
  • Вокзал урамындагы «Якорь» сәүдә үзәге (7дән 15:00 сәгатькә кадәр). 

Мәйданнан шәһәргә соңгы кайту рейсы 17:00 сәгатьтә булачак. 

Анда барып-кайту бәясе 70 сум.

Ландыш Сәярова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев