Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

14 марттан Түбән Кама районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Түбән Кама муниципаль районында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачыла.

14 марттан башлап, «Магнит» сәүдә йорты территориясендә (Көньяк урамы, 7) зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачыла. Анда фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шулай ук кооперативлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә Түбән Кама, Ютазы, Бавлы, Чирмешән районнары һәм якын-тирә районнардан килүчеләр үз товарларын урнаштыра. Анда ит, балык, сөт продуктлары, йомырка, икмәк һәм башка төрле азык-төлек тәкъдим ителәчәк. Продукцияләрнең бәяләре уртача базар бәяләреннән түбән булачак, ә пенсионерларга махсус ташламалар каралган.

Ярминкә мәйданында чәй эчү оештырыла, концерт һәм балалар өчен уеннар да каралган. Бу чара шәһәр халкына үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен турыдан-туры сатып алу мөмкинлеге бирәчәк.

Ярминкә һәр шимбә көнне 8.00-14.00 сәгатьтә эшләячәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев