11 бала зыян күргән: Түбән Камада талпан кадалу очраклары кискен арткан
Бу узган ел күрсәткеченнән инде ике тапкыр артыграк.
Быел Түбән Кама районында талпан кадалуның 32 очрагы теркәлгән инде. Шул исәптән 11 бала зыян күргән.
Бу узган ел күрсәткеченнән инде ике тапкыр артыграк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу бары тик теркәлгән очраклар гына. Медицина ярдәме сорап бөтенләй мөрәҗәгать итмәүчеләр дә күп. Әмма шуны истә тотарга кирәк: талпаннар — куркыныч авыруларны тарата.
«Талпан энцефалиты — күбесенчә үзәк нерв системасын зарарлаучы кискен йогышлы вируслы авыру. Авыруның нәтиҗәләре — тулысынча савыгудан алып инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган зарарлануга кадәр. Авыруны кузгатучы вирус кешегә беренче минутларда ук күчә», — дип сөйләде эпидемиология бүлеге мөдире Ләйсән Кадимова.
Әгәр талпан кадалган икән инде, аны мөмкин кадәр тизрәк алу мөһим — инфекция кузгатучылар канга эләгергә өлгерәчәк. Әгәр медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк.
Талпанны инфекцияләр булу-булмавына тикшерү яхшы. Моны Түбән Камада эшләргә мөмкин. «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» лабораториясендә ПЦР-анализның заманча методларының берсе кулланыла, ул югары сизгерлеге һәм нәтиҗә алу тизлеге белән аерылып тора. Мондый ысул, сүз уңаеннан, COVID-19 да тикшерүләр вакытында актив кулланылган.
«ФБУның Түбән Кама филиалы базасында молекуляр биологиянең югары төгәл методы — ПЦР үткәрәбез, ул биоматериал, ДНК һәм РНК патогеннарын ачыкларга мөмкинлек бирә. Безнең җыелма талпан энцефалиты вирусларының РНК-сын ачыкларга мөмкинлек бирә. Анализ нәтиҗәләре анализ тапшырган көндә биш сәгать дәвамында әзер була», — дип билгеләп үтте лаборатория мөдире вазифаларын башкаручы Эльвира Ардисланова.
Тикшерү өч этапта үткәрелә. Беренчесе — проба әзерләү, икенчесе — ДНК һәм РНК бүлеп чыгару, һәм өченчесе — амплификация, ягъни нәтиҗәләр алу. Талпанны тикшерү, нинди дә булса кузгаткычлар ачыкланган очракта пациентка вакытында профилактик дәвалау билгеләү өчен мөһим.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев