10 көн эчендә 333 хокук бозу: Түбән Камада «Куркынычсызлык каешы» рейды нәтиҗәләре
2025 елның гыйнвар–июль айларында Түбән Кама районы юлларында 98 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 119 кеше җәрәхәтләнгән, өчесе һәлак булган.
Кайбер очракларда авыр нәтиҗәләрнең сәбәбе куркынычсызлык каешларын санга сукмау булган.
5 августтан 14 августка кадәр Түбән Камада «Куркынычсызлык каешы» операциясе узды. Рейд барышында ГАИ хезмәткәрләре 333 хокук бозуны кисэтте — йөртүчеләр һәм пассажирлар каеш куллануны игътибарсыз калдырды һәм җаваплылыкка тартылды.
Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, куркынычсызлык каешын элэктермэгэн килеш автомобиль белән идарә итү яки шундый пассажирларны йөртү 1,5 мең сум штрафка китерә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев