Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

10 апрельдән «Туган як» газетасына ташлама белән язылырга була

Әлеге ункөнлек барышында «Туган як»ны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 613 сум 08 тиен.

Газетаның узган санында 1 апрельдән 2023 елның икенче яртысы өчен "Туган як«ка язылу кампаниясе башлану турында язган идек. Һәм менә куаныч: 10-20 апрельдә «Язылу ункөнлеге» игълан ителү турында хәбәр килеп иреште. 

Әлеге ункөнлек барышында «Туган як»ны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 613 сум 08 тиен. Күргәнегезчә, бу узган яртыеллыкның ташламалы язылу бәясеннән дә арзанрак. 

Гадәттәгечә, газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин. 

Альтернатив язылу: редакциянең (Химиклар урамы, 64 а) үзеннән килеп алучыларга — 370 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга — 420 сум. 

Мохтаҗларга, инвалидларга, пенсионерларга иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүче татар җанлы җитәкчеләр, эшмәкәрләр булса, рәхим итегез! «Якыннарыбыз, сезнең өчен!» дигән акция бу яздыру кампаниясендә дә дәвам итә, аңа кушыла аласыз. Изге Рамазан аенда якыннарыгызны, өлкән туганнарыгызны, әтиәниләрегезне "Туган як«ка яздырсагыз, алар өчен бу олы бүләк булыр иде. Әгәр шул игелекле эшне башкарырга теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында мохтаҗлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.

Фотода: Клара апа Әһлиева «Туган як» ка ел саен беренчеләрдән булып языла. Быел да редакциягә килеп, яраткан газетасына язылып китте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев