1 сентябрьгә балалы гаиләләргә еллык түләүләр турында закон проекты Думага тапшырылачак
Инициатива авторы — Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов.
Дәүләт Думасы депутатлары парламент палатасына балалы гаиләләргә ел саен түләү кертергә тәкъдим итә торган закон проектын тапшырачак. Документны Дәүләт Думасына алдагы дүшәмбедә кертү ниятләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Инициатива авторы — Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов. Аңлатма язуыннан күренгәнчә, түләүләрне балалары төп белем бирү программалары буенча — Россия Федерациясе мәктәпләрендә, көллиятләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы гаиләләргә бирергә тәкъдим ителә.
«Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми, шулай ук урта һәм югары белемнең көндезге формасында төп белем бирү программалы буенча белем алучы балалары булган гаиләләргә уку елы башланыр алдыннан ел саен түләү бирергә тәкъдим ителә», — диелә документта.
Миронов билгеләп үткәнчә, ата-аналарның балаларын мәктәпкә һәм югары уку йортына әзерләүгә тоткан чыгымнары еш кына гаилә бюджетына шактый суга.
«Балалы гаиләләргә ел саен 1 сентябрьгә түләү кертергә тәкъдим итәм. 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр укучыга — 28,7 мең сум. Югары уку йортлары һәм техникум студентларына — 14,3 меңнән 21,5 мең сумга кадәр», — дип белдерде парламентарий.
«Аз керемле гаиләләрдәге балаларга — 43 мең сум. 6 яшьтән 23 яшькә кадәрге бер инвалид балага еллык түләү — 50,2 мең, 28 яшькә җиткәнче 21,5 мең сум тәшкил итәргә тиеш», — дип аңлатты ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев