1 сентябрьдән Татарстанда машина йөртүгә каршы үз көченә керә торган күрсәтмәләр билгеле
1 сентябрьдән транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләренең яңартылган исемлеге үз көченә керәчәк.
Нинди авырулар булганда, машина йөртү тыелачагы турында «Татар-информ» хәбәр итә.
Машина йөртүгә каршы күрсәтмәләр исемлеге:
— органик, шул исәптән симптоматик, психик тайпылышлар, шул исәптән деменция, органик амнестик синдром, делирий һәм органик эмоциональ тайпылышлар;
— шизофрения, шизотип халәт һәм саташулы тайпылышлар;
— кәефнең аффектив тайпылышлары — маниакаль һәм депрессив эпизодлар, биполяр тайпылыш, кабатлана торган депрессия;
— невротик һәм стресс тайпылышлары, шулай ук соматоформлы, аерым алганда, фобия, обсессив-компульсив тайпылышлар, авыр стресс вазгыятьләренә реакцияләр;
— җитлеккән яшьтә шәхес һәм үз-үзеңне тоту тәртибе бозылу — шул исәптән тотрыклы холык бозылу, гадәтләрне һәм теләкләрне контрольдә тоту проблемалары булу;
— төрле дәрәҗәдә акыл ягыннан артта калу;
— психик үсешнең гомумиләштерелгән бозылулары — аутизм, Аспергер синдромы, Ретт синдромы һ. б.;
— психоактив матдәләр (алкоголь, наркотиклар, психостимуляторлар) куллану аркасында килеп чыккан психик һәм үз-үзеңне тотыш тайпылышлары;
— эпилепсия һәм аның төрле формалары;
— төсне күрү бозылу — дихромазия, аномаль трихромазия һәм башка төрләр;
— тулысынча сукырлык (ике күзнең дә күрү сәләтен югалту).
— психик үсешнең гомумиләштерелгән бозылулары — аутизм, Аспергер синдромы, Ретта синдромы һ. б.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев