1 сентябрьдән автомобиль хуҗалары өчен дәүләт пошлинасы кыйммәтләнә
Моннан тыш, диагностика картасын ясаганда, мәгълүматларны техник карауның бердәм базасына керткән өчен 500 сум түләргә туры киләчәк.
1 сентябрьдән дәүләт пошлиналарына яңа тарифлар үз көченә керә, алар барлык автомобильчеләргә һәм транспорт чаралары хуҗаларына кагылачак. «Татар-информ» агентлыгы Татарстан автоһәвәскәрләре өчен нинди хезмәтләр кыйммәтрәк булачагын хәбәр итә.
Автомобиль хуҗалары өчен дәүләт пошлиналары арта:
— машина йөртү таныклыгын алу элеккеге 2 мең сум урынына 4 мең сумга төшәчәк;
— электрон чыганаклы яңа үрнәктәге таныклык өчен 3 мең урынына 6 мең сум түләргә туры киләчәк;
— халыкара хокукларны рәсмиләштерү 2 мәртәбә кыйммәтләнә (1,6 меңнән 3,2 меңгә кадәр);
— транспорт чарасы паспорты (ПТС) өчен элеккеге 800 урынына 1,2 мең сум түләргә туры киләчәк;
— ПТСка төзәтмәләр кертү 350 сум урынына 525 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк;
— автомобильне теркәү турындагы кәгазь таныклык бәясе 1,5 мең сумга кадәр артачак, хәзер бу хезмәт 500 сум тора;
— транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның (СТС) пластик варианты 1,5 мең сум иде, хәзер 4,5 мең сумга кадәр артачак;
— машина өчен номер 2 мең урынына 3 мең сум, ә мотоцикл яки прицеп өчен 1,5 мең урынына 2,25 мең сум торачак.;
— кәгазь транзит номеры 300 сум булачак, хәзер — 200 сум;
— машина өчен металл транзит билгесе хәзер 1,6 мең урынына 2,4 мең сум торачак, ә прицеп өчен — шулай ук элеккеге 800 урынына 2,4 мең сум.
Моннан тыш, диагностика картасын ясаганда, мәгълүматларны техник карауның бердәм базасына керткән өчен 500 сум түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев