1 октябрьдә армиягә көзге чакырылыш башлана
Чакыру бердәм хәрби учет реестрын һәм электрон повесткалар кулланып узачак.
1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Чакыру бердәм хәрби учет реестрын һәм электрон повесткалар кулланып узачак. Белдерүләр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка киләчәк.
Срочниклар махсус хәрби операциядә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк, алар РФ территориясендә генә хезмәт итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев