Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 июльдән Россиядә пенсионерларның өч категориясенең пенсияләре арта

Киләсе айдан аларга барлык индексацияләр дә исәпкә алынган пенсия түли башлаячаклар.

1 июльдән россиялеләрнең бер өлешенең пенсиясе артачак. «Прайм» агентлыгы «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградовка сылтама белән моның кемнәргә кагылачагы хакында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Ул билгеләп үткәнчә, яңа айдан өч категория гражданнарның, шул исәптән июньдә эштән туктаган пенсионерларның да түләүләре арта. Киләсе айдан аларга барлык индексацияләр дә исәпкә алынган пенсия түли башлаячаклар.

Моннан тыш, 80 яшькә җитүчеләрнең дә пенсиясе күтәрелә. Алар ала торган фиксацияләнгән түләү ике тапкыр — 16 мең сумга кадәр арта.

Өченчедән, июнь аенда инвалидлык рәсмиләштергән гражданнарның да фиксацияләнгән түләүләре ике тапкыр күтәрелә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге категорияләргә караган пенсионерларга, Россия Социаль фонды бүлекләренә килеп, гариза тапшырырга кирәкми. Аларның пенсияләре автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев