Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

1 гыйнвардан Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арта

2026 елның 1 гыйнварыннан республиканың барлык районнарында да ул 1,7 процентка артачак.

Яңа елдан Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да, коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар күтәрелә башлый. 2026 елның 1 гыйнварыннан республиканың барлык районнарында да ул 1,7 процентка артачак. Шул хактагы документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Индексация җылылык, су, электр энергиясе һәм калдыклар белән эш итүнең фаразланган тарифларын, шулай ук һәр муниципалитеттагы торак фондының үзенчәлекләре һәм кулланучылар санын исәпкә алган.

Элегрәк Россия Хөкүмәте 2026 елга төбәкләр өчен коммуналь тарифларны индексацияләүнең чик дәрәҗәсен билгеләгән иде. 2026 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык субъектлары өчен ул уртача 1,7 процент тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев