Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 февральдән социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнәчәк

Хөкүмәтнең шул хактагы карары әзерләнгән.

1 февральдән социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләү Россиядә якынча 20 млн кешегә кагылачак. Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә Премьер-министр Михаил Мишустин сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«1 февральдән 40тан артык төрле түләү һәм пособие индексацияләнәчәк. Хөкүмәтнең шул хактагы карары әзерләнгән. Гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне үтәү федераль бюджет тарафыннан тулы күләмдә каралган, аны узган ел Россия Президенты Владимир Путин раслады», — диде Министрлар Кабинеты җитәкчесе.

Балалы гаиләләргә ярдәм арта. Шулай итеп, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 24,6 мең сумга кадәр үсә. Баланы карау буенча ай саен түләнә торган пособие дә арта.

Моннан тыш, ана капиталы беренче балага 586,9 меңнән 630,4 мең сумга кадәр артачак, икенче һәм аннан соңгы балаларга 775,6 мең сумнан 834 мең сумга якын (әгәр беренче балага алмасалар) бирелә. Әгәр дә гаилә ана капиталының бер өлешен сарыф итсә, аның калганы гына индексацияләнә.

Шулай ук инвалид, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Россия Герое, Хезмәт Герое һәм башка гражданнарга түләүләр артуы каралган.

«Тулаем алганда, мондый чара якынча 20 млн кешегә кагылачак, һәм алар үзләренә тиешле акчаны алырга тиеш», — дип китерелә Премьерның сүзләре Министрлар Кабинеты Телеграм-каналында.

Фото: видеодан скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев